ТР МДНнең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре озак еллар Аллах юлында хезмәт иткән, җәмгыятебездә рухи-әхлакый кыйммәтләрне таратуга саллы олеш керткән дини остазларга багышланган фильм төшерүне дәвам итә.
12 гыйнварда төшерү төркеме совет чорында бик күп мөселманнар өчен рухи остаз булган, югары әхлак үрнәген күрсәтеп яшәгән Гарифулла хәзрәт Гайнуллинның (1894-1984) кызы Зөбәрҗәт абыстай белән очрашып, әтисенә бәйле хатирәләрне барлады.
Гарифулла хәзрәт Гайнуллин тумышы белән Буа районының Аксу авылыннан. Аңар Беренче Бөтендөнья сугышында да, Бөек Ватан сугышында да катнашырга туры килгән. Совет заманында Мәрҗани мәчетенә йөри, яшерен рәвештә зикерләр әйтергә, догалар укырга укучылар җыя торган була. 1957 елда хаҗ кыла.









