Бүген ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Иҗтимагый палатасының этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комиссиясе әгъзаларының эшлекле очрашуында катнашты.
Гомуми җыелышка кадәр мөфти Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин белән аерым очрашып, хезмәттәшлек итү юлларын барлады.
Җыелышта Анатолий Фомин комиссия әгъзаларына Иҗтимагый палатаның яңа әгъзаларын, шул исәптән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинны тәкъдим итте.
Аннары комиссия әгъзалары бу елга эш юнәлешләрен билгеләделәр, оештырылачак чараларны ачыклап, үзләренең теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр.







