15 гыйнварда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге фикер алышу клубының өченче очрашуын уздыра. Бу юлы яшьләр нәзарәт экспертлары белән бергә “Мөселманнар һәм заманча технологияләр” темасы буенча фикер алышачак.
Очрашу Галиев мәчетендә (Тукай урамы, 40 нчы йорт) була. Башлана сәгать 17.30 да.
Фикер алышу клубы актуаль сораулар хакында сөйләшү мәйданы. Биредә катнашучылар үз фикерләрен дә, кызыксындырган сорауларын да җиткерә ала. Шулай ук тәкъдимнәрен белгечләргә һәм башка катнашучыларга әйтә алалар.
Элемтәләр өчен e-mail: house88.md@gmail.com



