Бүген Арча Үзәк мәчетендә Арча районы мөхтәсибәтенең чираттагы җыелышы булды. Чарада районыбызның авылларыннан килгән имам-мөгаллимнәребез, Казан шәһәренең “Болгар” мәчете имам-хатыйбы Марсель хәзрәт Сабиров катнашты.
Күркәм гадәт буенча башта Изге Коръән аятләре укылды һәм ил-көннәребезгә, гаиләләребезгә бәракәт сорап дога кылынды. Район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев имамнарны эш планы белән таныштырды һәм ел дәвамында активлы күрсәткән дин әһелләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Очрашуның икенче өчелешендә Марсель хәзрәт Сабиров имам-мөгаллимнәргә үзенең “Җомга вәгазьләре” дигән дискын бүләк итте һәм бик үтемле вәгазь сөйләде.
12 гыйнварда Арча мөхтәсибәтендә “Авыл мәчете” бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Яңа Кырлай урта мәктәбендә мөхтәсибәт вәкилләре Раил хәзрәт Гыйләҗевның рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.






