Бүген ТР МДНнең Аксакаллар шурасының чираттагы утырышы үткәрелде. Ул агымдагы елга эш планын төзү һәм Татарстанның яшь имамнарына төрле яклап ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган иде. Көн кадагында булган мәсьәләр буенча фикер алышканда шура рәисе Айрат хәзрәт Аюпов яшь дин әһелләренә төпле киңәшләр һәм эш тәҗрибәсе белән һәрдаим ярдәм күрсәтеп торуның кирәклеген ассызыклады.
Җыелышта катнашкан мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин шураның киңәшләшү органы буларак эшчәнлеген нәзарәтнең күп кенә юнәлешләрендә шактый нәтиҗәле булуын билгеләп үтте һәм Татарстан мөфтие исеменнән аксакалларга рәхмәт сүзләре җиткерде.




