14 гыйнварда Арчада Балтач мөхтәсибәтендә дини белем алучы студентлар белән очрашу булды. Чарада нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Балтач мөхтәсибәтенең үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев, мөгаллимнәр, “АРСКОЕ АТП” оешмасы җитәкчесе Рүзәл Баязитов, мөнәҗәтче Ильяс Халиков катнашты.
Нияз хәзрәт Сабиров үзенең чыгышында мөфти хәзрәтләренең сәламләүләрен һәм үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде, белем алү әһәмияте турында вәгазь сөйләде.
“Шәригать турында белемнәребезне көндәлек тормышыбызда куллану кирәк. Пәйгамбәребез: “Адәм баласы вафат булганнан соң, бөтен эшләре туктый, бәлки бу эшләре генә артыннан барып, савап биреп торыр: халык өчен файда алырлык рәвештә калдырган гыйлеме, изге баласы, мирас итеп калдырган Коръән китабы, төзегән мәчете, юлчылар файдалансыннар өчен салдырган йорты, агызып калдырган елгасы, үзе сәламәт вакытында чыгарып калдырган садакасы. Шул нәрсәләрнең савабы үзе артыннан каберенә һаман барып торыр””, дип сөйләде хәзрәт.
Ильяс Халиков төрле эчтәлектәге мөнәҗәтләр башкарды. Чара кысаларында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең тормыш юлына багышланган викторина оештырылды, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.






