14 гыйнварда “Зәкят” хәйрия фонды Беренче балалар хосписында чираттагы вәгазь кичәсе оештырды. Нәзарәтнең дәгъват бүлегенең баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев хоспистагы гыйбадәтханәдә ата-аналар һәм балаларны бергә җыеп өчен вәгазь сөйләде.
Хәзрәт Коръәндәге кайбер сүрәләренең әһәмияте, иңү сәбәпләре сөйләде, Мәккәдә һәм Мәдинәдә иңгән сүрәләренең аермасын аңлатты. Ата-аналар кызыксындырган сорауларын да бирә алды. Соңыннан балаларга “Зәкят” фонды әзерләгән тәм-томнар тараттылар.



