21 гыйнварда сәгать көндезге 2 дә Казанның Гаилә мәчетендә «Мөселман гаилә психологларын әзерләү программасы» темасына түгәрәк өстәл оештырыла. Әлеге җыелыш кысаларында мәчет каршындагы мөгаллимнәргә каралган мәгърифәти проект буенча фикер алышу планлаштырыла.
Түгәрәк өстәлнең максаты – мөселман кыйммәтләрен күздә тотып гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтә алучы психолог-консультантлар булдыру.
Чарада Россия ислам институты мөгаллимнәре, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре, Казан имамнары, мәчетләр каршында белем бирүче мөгаллимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашуы көтелә.
Оештыручылар: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, азан федераль университеты тарафыннан Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшләүче Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәк.
Аерым алганда, җыелышта экспертлар мөселман гаилә психологларының тормыш юлдашын сайлау, гаиләдә уңай мөнәсәбәтләр булдыру, гаиләне саклау кебек мөһим темаларда нинди ярдәм кертә алуы турында сөйләшәчәкләр.
Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, гаилә – дин, аң, милек, тән һәм нәселне саклау гаранты, шулай ук Аллаһ кыршында зур савап алу чыганагы, шуңа күрә гаилә кыйммәтләрен саклау кирәкле эш.




