15 гыйнварда Кайбыч мөхтәсибәтендә чираттагы имамнар җыелышы үткәрелде. Имамнар район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин каршында үткән елда мәхәлләләрдә башкарылган эшләр буенча хисап тотты, борчыган проблемалы мәсьәләләрне уртага салып сөйләште һәм аларны чишү юлларын эзләде. Якын арада мөхтәсибәтте оештырылачак чаралар турында да фикерләштеләр.
1. 19 гыйнварда сәгать 18:00 дә, Кайбыч районы мәдәният йортында Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәксесе Нияз хәзрәт Сабиров җитәкчелегендә вәгазъ кичәсе үткәрелә.
2. 20 гыйнварда сәгатьт 10:00да Борындык авылы мәхәлләсендәге мәчетнең 120 еллыгына быгышланган кичә үткәреләчәк.
3. 31 гыйнварда Олы Кайбычта, авыл мәхәлләләрендә якшәмбе мәктәпләрендә укып йөрүче шәкертләр арасында чаңгы ярышы үткәреләчәк. Әлеге чарада катнашу өчен авыл мәхәлләләрендә 24 гыйнварда сайлау турлары үткәрү күздә тотыла.




