15 гыйнварда Питрәч районы Шәли авылында ТР МДНнең дәгъват бүлеге “Иман нуры” исеме астында вәгазь кичәсе оештырды. Чарада нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Питрәч районы имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Кучкаров, мәчет имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыпов, дәгъват бүлеге баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев, мөнәҗәтче Ильяс Халиков, җирле администрация вәкилләре һәм район халкы катнашты.
Нәзарәт вәкилләре халыкка Аллаһны ярату һәм Аңа буйсыну, сөекле Рәсүлебез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең сыйфатлары хакында вәгазьләр сөйләде. Ильяс Халиков халыкка матур мөнәҗәтләр җиткерде. Киләсе очрашу Кайбыч районында 19 гыйнварда планлаштырыла.








