Бүген Галиев мәчетендә ислам фәннәре буенча дәресләр циклы башлана. Укулар атна дәвамында, ястү намазыннан соң, тәҗвид, хәнәфи фикъһы, Коръән тәфсире һәм хәдис фәннәре буенча оештырыла. Аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР МДН хезмәткәрләре һәм РИИ мөгаллимнәре алып барачак. Дәресләрдә теләге булган һәр кеше катнаша ала.
Дәресләрдән тыш, мәчеттә һәр сишәмбе вәгазь кичәсе үткәреләчәк, ә җомга көннәрендә мөселман яшьләренең фикер алышу клубы эшләячәк.
Расписание түбәндәгечә:
Дүшәмбе – тәҗвид;
Сишәмбе – вәгазь кичәсе;
Чәршәмбе - хәнәфи фикъһы;
Пәнҗешәмбе – Коръән тәфсире;
Җомга – яшьләрнең фикер алышу клубы;
Шимбә – хәдис.
Адрес: Казан шәһәре, Г. Тукай урамы 40 йорт (Галиев мәчете бинасы)



