Чистай мөслимәләр берлегенең чираттагы җыелышы булды. Мөслимәләр үткән елга нәтиҗәләр ясап, киләчәккә максатларын барлады. Җыелыш гадәттәгечә Коръән аятьләрен уку белән башланып китте һәм Алмаз хәзрәт Сафиуллиның мөселман өммәтендә берләшеп эшәү әһәмиятен аңлаткан вәгазе белән дәвам итте. Чара кысаларында берләшмә активисткалары өчен эшмәкәр Светлана Ситдикованың мастер-классын оештырдылар. Светлана хатын-кызларга эшмәкәрлек белән шөгыльләнү нечкәлекләрен ачты, уңыш сере белән бүлеште һәм мөслимәләр арасында бәйге уздырды.
Мөслимәләр киләчәктә дә эстәлекле мастер-класслар оештыру нияте белән таралышты. Киләсе очрашу 21 гыйнварда булыр дип көтелә.







