Бүген Кайбыч районы Борындык авылында икенче җәмигъ мәчетнең 120 еллыгын билгеләп үттеләр. Бәйрәм чарасында ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, имам-мөхтәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Көньяк-көнбатыш төбәге казые, Тәтеш районы мөхтәсибе Инсаф Җәләлетдинов, район имамнары һәм авыл халкы катнашты.
Күркәм гадәт буенча чара Коръән аятьләрен уку һәм Ватаныбызга тынычлык һәм бәракәт сорап дога кылу белән башланды. Мөфти Камил хәзрәт халыкка республика мөселманнары исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
“Дин кардәшләремне чын күңелдән мәчетнең 120 еллыгы белән котлыйм. Аллаһка шөкер сез бу бәйрәмне яңартылган мәчеттә каршылыйсыз. Киләчәктә дә әлеге бай тарихлы иман йорты динебез кыйммәтләрен таратуда өзлексез хезмәт күрсәтсен һәм мөселманнар өчен дини-әхлакый үзәк булып торсын”, - дип белдерде мөфти хәзрәтләре.
Авыл халкына котлау сүзләрен шулай ук район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мөхтәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, мәчет имам-хатыйбы һәм башка чакырылган кунаклар җиткерде. Рамил Гарафиев кунакларны төзекләндерү тарихы белән таныштырды.
Чара кысаларында дини өлкәдә зур тырышлык куйган дин әһелләренә Татарстан мөфтиенең рәхмәт хатларын тапшырдылар. Бәйрәм өйлә намазы белән тәмамланды.







