Бүген Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Тәфсир” буенча дәресләре башлана. Коръәнне тәфсир кылу һәм тәрҗемә итүгә кагылышлы дәресләр һәр атнаның пәнҗешәмбесендә ястү намазыннан соң уздырылачак. Теләгән һәркем килә һәм дини гыйлем туплый, изге китап белән таныша ала. Шулай ук дәрес темасы буенча мөфтигә сораулар бирергә мөмкин.
Адрес: Казан шәһәре, Тукай урамы 40 йорт



