22 гыйнварда Галиев мәчетендә Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге оештырган фикер алышу клубының чираттагы очрашуы булды. Яшь мөселманнар ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән "Мөселманнар һәм заманча технологияләр" темасына сөйләште. Көн кадагына куелган теманы төрле яклап ачу максатыннан очрашуга эксперт буларак шулай ук табиб һәм психолог чакырулы иде.
Төп экспертлар белән очрашыр алдыннан, мөселман яшьләре модераторлар җитәкчелегендә төркемнәрдә төп темага кагылышлы берничә тезисны карап үтте. Аерым алганда,алар көндәлек тормышта компьютерны, телефонны, социаль челтәрләрне куллану әдәбе турында фикер алышты, cоңыннан үз позицияләрен кунакларга тәкъдим итте.
Мөфти Камил хәзрәт дискуссия барышында яшь буынга заманча технологияләрне куллануда "вакыт" төшенчәсенә игътибарлы булырга чакырды. "Әлбәттә, хәзер күп кенә файдалы программалар һәм заманча технологияләр бар. Элек бер сөйләшү оештыру өчен бер көн кирәк булса, хәзер без көн дәвамында күп кенә мәсьәләләрне телефон аша гына чишәбез. Шуңада карамастан, вакыт бик тиз үза һәм һәркайсыбызга шушы инстурментларны кулланганда вакытның кадерен белеп эш итәргә кирәк. Мәсьәлән, мин берәрсе белә очрашу билгеләдем, ләкин кешене бер сәгать көттердем ди. Димәк, мин бу кешенен бер сәгать вакытын урладым. Шушы вакыт эчендә ул Коръәннән берничә сүрә укып, яки ятлап өлгерә иде бит", - дип сөйләде мөфти хәзрәтләре.
Үзәккә куелган теманың шактый актуаль булуын чара җыелган яшьләрнең ялкынлы чыгышлары тагы бер тапкыр дәлилләде. Киләчәктә кичәдә яңгыраган теләк-тәкъдимнәрне үз эченә алган нигезләмә әзерләү планлаштырыла.




