Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә унберенче мәртәбә уздырылучы Мәүлид бәйрәмендә катнашты. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең туган көненә багышланган чарага билгеле дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм сәясәтчеләр чакырулы иде.
Тамашачылар хозурына Пәйгамбәребезсалләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә багышланган “Җан белән сөйләшү” дип исемләнгән тамаша тәкъдим ителде. Театральләштерелгән кичә халыкны ислам дине барлыкка килгән һәм үсеш алган дәверләргә алып кереп китә. Драматик хикәяләү тарихи чигенешләр белән алышынып төп геройның кешелекне борчыган сорауларга җавап эзләүе белән үрелеп бара. Кичәдә төп рольләрне танылган артист Марат Башаров, дин әһеле Шамил хәзрәт Әләүтдинов, тамашаның сценарий һәм җыр сүзләре авторы Ренат Абянов башкарды. Мәдәни-агарту кичәдә дини мөнәҗәтләр белән Сәидә Мөхәммәтҗанова да чыгыш ясады.







