25 гыйнварда Уруссу бистәсендә мөхтәсибәт имамнары җыелышы булды. Дин әһелләре үткән елга нәтиҗә ясады һәм “Хәнәфи мәзһәбе елы” уңаеннан уздырылачак чаралар исемлеген барлады. Җыелышны Ютазы районы мөхтәсибе, Көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин алып барды.
8 февральдә Ютазы районында Казыйлар шурасының күчмә утырышы була. Чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, казыят һәм Ютазы, Азнакай, Бөгелмә, Ленингорск һәм Баулы имамнары катнашыр дип көтелә.





