ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фонды Изге Рамазан аенда ифтар ашлары үткәрергә теләүче хәйриячеләрдән гаризалар кабул итә башлады. Быел “Зәкят” чатырында көн саен 200 якын кеше авыз ача алачак. Көненә уртача 45 мең сумга азык-төлек кирәк булачак. Ураза 6 июньдә башлана.
Исламның биш баганасы бар. Биш багана ул: Аллаһка һәм Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәләмгә шаһитлык китерү; намаз уку; зәкят бирү; хаҗ кылу һәм ураза тоту. Рамазан аенда менә шушы биш багананың берсен үтәргә, ягъни ураза тотарга мөмкинлек бирелгән. Рамазан безне мәрхәмәтле, игелекле булырга өйрәтә, күңелләребезне тәрбияли. Сөекле Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм кисәтә: “Кем рамазанда алдауны һәм ялган шаһитлык итүне дәвам итә – юкка ризыктан һәм судан тыелып тора”. Рамазан ул – начар гамәлләрдән котылу, холкыбызны яхшырту һәм авыр гөнаһлардан арыну өчен мөмкинлек.
Элемтә өчен: 225-33-22, 8-987-27-52-959.




