Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Омск өлкәсенең А. С. Пушкин исемендәге фәнни китапханәсендә үткәрелгән “Ислам һәм динара хезмәттәшлек” темасына багышланган халыкара конференциядә катнашты.
Бирегә дини оешмаларның үзара хезмәттәшлек итү юлларын барлау, хөкүмәт белән нәтиҗәле эшләү юлларын ачыклау, радикаль күренешләргә каршы тору мәсьәләләре буенча фикерләшү өчен Россия, Казахстан, Киргизия, Монголия, Үзбәкстан, Таҗикстан илләреннән 200гә якын дин әһеле һәм сәясәт эшлеклесе җыелды.
Конференциядә катнашучылар терроризмны, шул исәптән дини җирлектә барлыкка килгән низагларны, тискәре бәяләде һәм ялган дини күзаллауларга иярүдән сакланырга чакырдылар. Мисалга Россиядә тыелган экстремистик ИГИЛ оешмасының эшчәнлеген китерделәр.
Камил хәзрәт үзенең чыгышында конференциядә күтәрелгән мәсьәләләрнең бик актуаль булуын һәм мөселман өммәте каршында хәзер яңа чакырулар торуын искәртте. Ул Коръәндәге “Хаҗ” сүрәсенең 40 аятен искә төшерде: “Әгәр Аллаһу тәгаләнең залим кешеләрне гадел кешеләр белән бастырып мазлумнарны яклавы булмаса, әлбәттә, манахларның сумгалары, насараларның чиркәүләре, яһүдләрнең гыйбадәт йортлары вә мөселманнарның Аллаһуның исеме күп зикер ителә торган мәсҗидләре егылып, җимерелер иде”. Күпмилләтле Россия халкы арасында дуслык, бердәмлек һәм хөрмәтле караш хөкем сөрүе безне аерып торган бер үзенчәлек. Минемчә, Россиядә диннәр һәм милләтләр арасында урнашкан күркәм мөнәсәбтләр дә башкалар өчен үрнәк була ала. Ислам дине бөтен кешене тигез күреп, яхшы мөгаммәләдә булырга чакыра. Бу һәр мөселманның бурычы. Ислам - татулык, иминлек һәм тынычлык дине”.








