Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Минем гаиләмнең шамаиле” республика акциясе кысаларында әзерләнгән видероликлар “Синең эшең!” социаль реклама конкурсында җиңү яулады. Дипломны “Минем гаиләмнең шамаиле” проекты кураторы, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батырга тапшырдылар.
“Синең эшең!” конкурсы нәтиҗәләрен Череповец шәһәрендә ясадылар. Аны шәһәр мэриясы, “Өйгә юл” хәйрия фонды һәм Череповец дәүләт университеты оештырды. Бәйге 5 ай дәвамында барды. 26 шәһәрдән өч номинациядә 222гә якын эш кабул ителде. Иң күп эшләр Диния нәзарәте катнашкан “Социаль видеоролик” номинациясенә кабул ителгән.
ТР МДН тарафыннан икенче ел үзенчәлекле иҗтимагый роликлар эзерләнә һәм киң җәмәгатьчелеккә таратылып килә. Изгелеккә, мәрхәмәтле булырга чакырган, ислам кыйммәтләрен дәгъватлаган, татар халкының традицион рухи мирасын күрсәткән әлеге роликлар бүгенге заман җәмгыятьтә үзара җылы элемтәләр коруның яңа бер алымы булып тора. Әлегә Россия мөфтиятләре арасында социаль роликлар эшләү белән бары тик ТР МДН генә шөгыльләнә.




