Бүген Диния нәзарәтендә Казан районнары мөхтәсибләре җыелышы булды. Ул Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендә узды. Анда нәзарәтнең бүлек җитәкчеләре, дүрт район мөхтәсибе катнашты.
Очрашу кысаларында дини уку йортларда белем алучы шәкертләргә Казан мәчетләрендә практика оештыру, мәчет каршындагы курсларда белем бирүче 800гә якын мөгалимне аттестацияләү, шәһәр мөхтәсибәтләренең эшен координацияләү һәм башка эшлекле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Пленумы карары нигезендә нәзарәт бүлекләре эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итү максатыннан Казанда 4 мөхтәсибәт булдырырга килешенде.
23-25 декабрь көннәрендә Казанда имамнарның җыелышлары үткәрелде. Җыелышта Авиатөзелеш һәм Яңа-Савин районнары мөхтәсибе булып Фәнис хәзрәт Зарипов, Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибе - Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Совет районы мөхтәсибе - Нияз хәзрәт Закиров, Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе итеп Илдар хәзрәт Баязитов сайланды.



