28 гыйнварда Буа мөхтәсибәтендә шәһәр һәм авыл имамнарының беренче җыелышы булды. Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов имамнарга авылларда вәгазь кичәләре һәм якшәмбе укулары оештырылачагын хәбәр итте, мөфти Камил хәзрәтнең кайбер боерыклары белән таныштырды һәм башка эшлекле мәсьәләләрдә тукталды. Һәр мәхәллә имамына мөхтәсибәт исеменнән чалмалар һәм намаз вакытлары таратылды. Якын арада Буа мөхтәсибәтендә имамнарның белемнәрен күтәрү курыслары һәм дин әһелләре арасында бәйге оештырылачак.
Буа имамнары җыелышы
29 гыйнвар 2016 ел 10:49
Соңгы яңалыклар
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге һәм кичке бүлекләрне тәмамлаучы 135 кеше диплом алды
07 июнь 2024 ел 15:59
Нәзарәттә Илкүләм дәүләти булмаган пенсия фондының яңа ислам финанс продукты хупланды
06 июнь 2024 ел 13:50
Республикакүләм ифтарны оештыручылар Нәзарәттә аның үсеше турында фикер алышты
05 июнь 2024 ел 16:58
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

