29 гыйнварда Баулы мөхтәсибәтенең Өмет мәчетендә район имамнары җыелышы булды. Аны Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов Коръән укып ачып җибәрде һәм шуннан соң ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Аерым алганда, мәхәлләләрдә мөселман лагерьләре, ислам нигезләре буенча курслар эшләгән, Ураза һәм Корбан бәйрәменә район күләмендә күркәм мәҗлесләр, Көньяк-көнчыгыш төбәге казыятенә кергән районнар арасында спорт ярышлары оештырылган, Изге Рамазан аенда ифтарлар үткәрелгән. Быел Баулы районыннан 12 кеше хаҗга бару бәхетенә ирешкән.
Әнвәр хәзрәт белдергәнчә, мөхтәсибәттәге күп кенә мәчетләрдә ремонт эшләнгән. Хәзер районның үзәк мәчете янында хәләл кибет төзелә башлаган, Өмет мәчете киңәйтелә, мәетханәгә нигез ташы салганнар. Мөхтәсиб мәхәлләгә төрле яклап ярдәм итүчеләргә рәхмәтен белдерде һәм Аллаһ йортына битараф булмаучыларга Аның чиксез рәхмәтен, бәракәтен сорап дога кылды. Мөхтәсибәт исеменнән аларга рәхмәт хатлары тапшырдылар.



