Бөгелмәдә Халыкара хиҗап көнен билгеләп үттеләр

01 февраль 2016 ел 10:35
Бөгелмәдә Халыкара хиҗап көнен билгеләп үттеләр

2013 елдан 1 февраль Халыкара хиҗап көне буларак билгеләп үтелә. Гадәттә, бу көнне дөньяның төрле почмакларында акцияләр үткәрелә. Бөгелмә мөхтәсибәтенең  “Нурия”  мөслимәләр клубы активистлары да әлеге датаны читтә калдырмады. Мөслимәләр сәүдә үзәгендә гүзәл затларга яулыклар таратты, ә теләге булганнарга аны заманча бәйләү ысулларын күрсәтеп,  мастер-класс оештырды.

“Нурия” клубы җитәкчесе Ләйсән Гарифуллина әйтүенчә, акциянең максаты бер - яулыкның хатын-кыз өчен нинди мөһим һәм кирәкле атрибут икәнен күрсәтү, матурлыкка һәм тыйнаклыкка өндәү.

Акция кысаларында 200 якын яулык һәм “Хиҗап белән танышу” буклеты таратылган. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы