Дәгьват бүлеге Югары Ослан мөхтәсибәтендә иман кичәсе уздырды

01 февраль 2016 ел 10:07
Дәгьват бүлеге Югары Ослан мөхтәсибәтендә иман кичәсе уздырды

30 гыйнварда нәзарәтнең дәгьват бүлеге Югары Ослан мөхтәсибәте белән берлектә район үзәгендә иман кичәсе оештырды. Дин әһелләре гыйбадәт кылу үзенчәлекләрен, Аллаһка буйсыну һәм исламның асыл кыйммәтләрен аңлаттылар, яшь буынны тәрбияләү хакында да сөйләделәр. Вәгазьдән соң халыкка йөрәкнең чисталыгы хакында видеофильм күрсәттеләр, сорауларга җавап бирделәр.

Чарада дәгьват бүлеге җитәкчесе Ниях хәзрәт Сабиров, Югары Ослан районы мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиле Гөлгенә Дәүләтшина, дәгьват бүлеге баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев, мөнәҗәтче Динар Шәймарданов катнашты. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы