Казанда “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” тамашасы була

02 февраль 2016 ел 11:22
Казанда “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” тамашасы була

8 февральдә  Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә багышланган “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” дигән театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителә.

Чараны Россия мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Мәскәү шәһәре  мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хузур” нәшрият йорты ярдәме белән оештыра.

Театральләштерелгән тамашаның төп герое – тормышыннан канәгать булмаган яшь мөселман эшмәкәре. Барлык уңышсызлыкларының сәбәбен тирә-як мохиттән генә күрергә күнеккән герой рухи эзләнүләр дөньясына кереп китә. Тамашачы геройның уйланулары аша Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм яшәгән чор һәм кешелек дөньясын элек-электән борчыган күп кенә сорауларга җавап табу күренешләренең шахиты була.

Төп рольләрне танылган актер Марат Бәшәров, дин әһеле һәм “Триллионер” проекты авторы Шамил Әләүтдинов, шагыйрь һәм сценарий авторларының берсе Ренат Әбәнов, Камил Фәхретдинов, Рөстәм Мостафин башкара.

Куелышта “Сүзләрсез” бию театры артистлары (Казан) һәм Татарстан дәүләт камера хоры солистлары, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Шәрип Умханов  һәм 40ка якын башка артист катнаша.

Проектның җитәкчесе – Илдар хәзрәт  Әләүтдинов, администратор – Азат Галәмшин, режиссер – Илдар Кәрим, сценарий авторы – Ренат Әбәнов һәм Илгиз Зәйни.

Беренче тапкыр “Мәүлид ән-Нәби” проекты Мәскәүдә генә түгел ә башка шәһәрләрдә дә оештырыла. 12 февральда бу тамашаны Уфа, ә март аенда Астана мөселманнары карый алачак.

Чара сәгать 19.00 дә башлана.

Үткәрү урыны: Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ( Татарстан урамы, 1 йорт)

Тулырак мәгълүмат mavlid.ru сайтында.

Акрредитация 4 февральгә кадәр уздырыла! 8(843) 264-60-38, info@dumrt.ru – Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы