Бу көннәрдә «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фондында «Бер-беребезгә ярдәм итик» исеме астында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен төбәкара семинар уза. Бирегә Татарстанның Чистай, Буа, Яшел Үзән районнары, Чаллы һәм Казан вәкилләре җыелды.
Дүрт көн дәвамында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен мастер-класслар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, мәдәни чаралар, интеллектуаль ярышлар оештырылачак.
Кичә Фонд кунаклары декоратив кулланма сәнгать остасы Суфия Воробьева белән очрашты, массаж кабинетындагы заманча технологияләр белән танышты һәм “Болгар” милли хәйрия фонды әзерләгән семинарда катнашты.
Лилия 8905 319 97 33




