Чаллы шәһәре мәчетләрендә еллык эшкә йомгак ясау гадәткә керде

03 февраль 2016 ел 09:51
Чаллы шәһәре мәчетләрендә еллык эшкә йомгак ясау гадәткә керде

Шундый җыелышларның берсе 2 февральдә “Туфан” мәчетендә узды. Ошбу мәчет соңгы елларда социаль юнәлештә актив эшләве белән игътибарны тарта. Үткән елны биредә 4 тапкыр өлкәннәрне хөрмәтләү мәҗлесләре оештырылган. Чираттагы шундый чараны 14 февральдә уздырырга җыеналар. Мәхәллә әгъзалары күрше-тирәдәге мохтаҗларны ачыклап торалар һәм мәчеткә хәбәр итәләр. Мәчеттә алар теркәп куела һәм мөмкин булганча ярдәм күрсәтелә. Җыелышта бу юнәлештәге эшне тагын да активлаштырырга килешенде.

Шулай ук якшәмбе укуларының уңышлы баруы билгеләнде. Бу эшне “Ак мәчет” мәдрәсәсен тәмамлаган 8 мөгаллим һәм мөгаллимә алып бара. Җыелышта сентябрь аенда мәчетнең 10 еллыгын билгеләп үтү, теләүчеләрне Гомрә хаҗына әзерләү, Болгарга сәяхәт оештыру, шәһәрдә мөселманнар өчен уздырылучы чараларда актив катнашу, Рамазан аеннан соң балалар өчен көндезге лагерь үткәрү һ.б. турында сөйләшү булды.

Җыелышта мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллинның эшчәнлеге турында җылы сүзләр генә әйтелде, дип хәбәр итәләр Чаллы мөхтәсибәтеннән. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы