KFC фаст-фуд компаниясе хәләл фаст-фуд җитештерү белән кызыксына. Әлеге компаниянең төбәк директоры Андрей Распопов җитәкчелегендәге делегация 2 февральдә ТР МДНнең “Хәләл” комитетында булды. Очрашу вакытында комитет җитәкчесе Марат хәзрәт Низамов кунакларны Россиядә һәм Татарстандагы хәләл индустриясе үсеше белән таныштырды. Җәмәгать туклануы өлкәсендә хәләл җитештерү юнәлешенә ихтыяҗ барлыгына игътибар юнәлтте. Шулай ук очрашуда KFCның хәләл рестораннарын Татарстанда ачу мөһимлеге ассызыкланды.
Хәләл фаст-фуд җитештерергә уйлыйлар
03 февраль 2016 ел 11:23
Соңгы яңалыклар
Мөфти Татарстанда мәчетләр төзегәндә татар милли үзенчәлекләрен саклау буенча таләпләр булдырырга кушты
31 июль 2025 ел 09:00
Татарстанда Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре балаларына ярдәм итү өчен акча җыю игълан ителде
30 июль 2025 ел 09:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



