Татарстан мөфтие Әлмәт мөхтәсибәтендә

03 февраль 2016 ел 11:51
Татарстан мөфтие Әлмәт мөхтәсибәтендә

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кыла. Сәфәре кысаларында мөфти иң баштан имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән очрашты һәм район имамнары җыелышында катнашты. Нәзарәт вәкилләре авыл имамнары белән  җирлектә алып барылган дини эшләрне, киләчәккә ниятләрне барлады.

Мөфти Камил хәзрәт имамнарга мөрәҗәгать итеп, агымдагы елның «Хәнәфи мәзхәбе елы” буларак үткәрелүенә басым ясады. Хәнәфи мәзхәбе елын игълан итәргә дигән карарны дин әһелләре 2015 елның соңгы пленум утырышында кабул иттеләр.

“Яшьләр, кызганыч, хәнәфи мәзхәбе өйрәтүләрен белеп бетермиләр. Гарчә нәкъ шушы юлны безнең бабаларыбыз сайлаган. Безгә шушы юлны дәвам итү, үстерү, ныгыту мөһим. Югыйсә гыйлемсезлек һәм дини өйрәтүләрне аңлап җиткермәү төрле бәхәсләр тудырырга мөмкин. Ел дәвамында хәнәфи мәзхәбе өйрәтүләре турында төрле чаралар үткәрү, китаплар чыгару каралган”, - дип сөйләде мөфти.

Имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт үзенең чыгышында Әлмәт мөхтәсибәте бүгенге көндә 37 мәчетне һәм Р. Фәхретдинов исемендәге мәдрәсәне берләштереп торуы хакында әйтте. 11 мәчет район үзәгендә урнашкан. 24 мәчеттә даими рәвештә дини укулар оештырылган. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы