Камил хәзрәт Әлмәт районы башлыгы белән очрашты

03 февраль 2016 ел 14:17
Камил хәзрәт Әлмәт районы башлыгы белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт районына сәфәре кысаларында район башлыгы Айрат Хәйруллин белән очрашты. Сөйләшүдә шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашты.

Очрашуда сүз нигездә, район мөселманнары, дини эшчәнлекне җәелдерү, мәхәлләләр торышы хакында барды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Айрат Ринат улына җирлектә яшәүче мөселманнарга карата яхшы мөнәсәбәте, дини кыйммәтләрне торгызуга ярдәм итүе өчен изге теләкләрен җиткерде.

Бүген мөфти Әлмәткә сәфәре кысаларында "Татнефть" оешмасы генераль директоры Наил Маганов белән дә очрашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы