“Ярдәм” Милли ислам хәйрия фондында дцп, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары һәм башка сәбәпләр буенча коляскада хәрәкәтләнүче инвалидлар өчен оештырылган семинар төгәлләнеп килә.
“Бер-беребезгә ярдәм итик” шигаре астында узучы төбәкара семинарга республиканың Яр Чаллы, Буа, Яшел Үзән, Чистай һәм башка районнарыннан, Казан шәһәреннән җыелган яшьләр килгән.
Семинар барышында кызыклы шәхесләр белән танышып, бер-берсе белән җанлы аралаша алу мөмкинлегенә, вакытны файдалы һәм кызыклы уздыра алуларына бик шат катнашучылар. Аларның сүзләренә караганда, ТР мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов белән очрашу, “Ярдәм” укыту-тернәкләндерү үзәге директоы Мәликә Гыйльметдинова белән көн дәвамында бергә булу, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйловның җылы сүзләрен ишетү бик тә тәэсирле һәм истәлекле булган. Эшлекле сөйләшү һәм фикер алышулар, интеллектуаль уеннар, мастер-класслар күңел ачу программасы белән үрелеп барды.
2 февральдә Балтач районы Шубан урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Ярдәм кунакларына театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Кич белән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Ш. Хөсәеновның “Чулпан” спектаклен карадылар. 3 февральдә исә инвалидларга ял концерты тәкъдим ителде.









