Әл-Мәрҗәни мәчәтенә Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәте имамнары җыелды

05 февраль 2016 ел 10:52
Әл-Мәрҗәни мәчәтенә Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәте имамнары җыелды

Кичә Казанның Әл-Мәрҗәни мәчетендә Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәте җыелышы булды. Чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибе, Әл-Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге вәкилләре катнашты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән җыелышта катнашучыларны Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сәламләде. Ул Диния нәзарәтенең соңгы пленумында Казанда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мөхтәсибе, Совет районы мөхтәсибе, Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе һәм Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибе булдырылуын хәбәр итте. Соңгысын Мансур хәзрәт Җәләлетдинов җитәкли.

Чираттагы җыелышта РИИ базасында мәчетләр каршында дини белем бирүче мөгалимнәрне аттестацияләү оештыру һәм башка оештыру мәсьәләләре каралды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы