Кичә Чистай районы Каргалы авылында җирле мөселман яшьләре берлеге активистлары яшьләр кичәсе оештырды. Авыл мәдәният йорты фойесында шәһәр яшьләре яулык бәйләү, хна белән рәсем ясау (мехенди), гарәп каллиграфиясе буенча мастер-класслар, шамаил күргәзмәсе оештырды. Дин белән кызыксынучы яшьләр өчен махсус белешмә өстәле эшләде.
Кичәнең төп өлеше мәдәният йорты сәхнәсендә дәвам итте. Чистай мөселман яшьләре берлеге активисты Тимур Матвеев оешманың максатлары һәм планнары белән таныштырды. Активисталар тамашачы хозурына хиҗап көне уңаеннан әзерләгән видеоролик һәм иҗади номерлар тәкъдим итте.
Дин әһелләре дә чарадан читтә калмады. Чистай мөхтәсибәте вәкилләре Әнәс хәзрәт һәм Алмаз хәзрәт яшьләр белән динебез кыйммәтләре турында сөйләште һәм Аллаһ ризалыгына ирешү юлларын аңлатты.
Очрашу азагында Каргалы авылы башлыгы Чистай мөселман берлеге активистларына эчтәлекле кичә өчен рәхмәтен белдерде.







