Чистай мөхтәсибәтендә мөселман яшьләре кичәләре гөрләп үтә

05 февраль 2016 ел 11:53
Чистай мөхтәсибәтендә мөселман яшьләре кичәләре гөрләп үтә

Кичә Чистай районы Каргалы авылында җирле мөселман яшьләре берлеге активистлары яшьләр кичәсе оештырды. Авыл мәдәният йорты фойесында шәһәр яшьләре яулык бәйләү, хна белән рәсем ясау (мехенди), гарәп каллиграфиясе буенча мастер-класслар, шамаил күргәзмәсе оештырды. Дин белән кызыксынучы яшьләр өчен махсус белешмә өстәле эшләде.

Кичәнең төп өлеше мәдәният йорты сәхнәсендә дәвам итте. Чистай мөселман яшьләре берлеге активисты Тимур Матвеев оешманың максатлары һәм планнары белән таныштырды. Активисталар тамашачы хозурына хиҗап көне уңаеннан әзерләгән видеоролик һәм иҗади номерлар тәкъдим итте.

Дин әһелләре дә чарадан читтә калмады. Чистай мөхтәсибәте вәкилләре Әнәс хәзрәт һәм Алмаз хәзрәт яшьләр белән динебез кыйммәтләре турында сөйләште һәм Аллаһ ризалыгына ирешү юлларын аңлатты.

Очрашу азагында Каргалы авылы башлыгы Чистай мөселман берлеге активистларына эчтәлекле кичә өчен рәхмәтен белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы