2 апрельдә "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе үткәрелә

05 февраль 2016 ел 11:49
2 апрельдә "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесе үткәрелә

Быел әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән бәйге 19нчы мәртәбә уздырыла. Әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку бәйгесен  “Мөслимә” газетасы мөхәррире Әлмира Әдиятуллина "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды һәм Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе ярдәмендә оештыра. 

Бәйгедә 4-18 яшьлек балалар катнаша, аларны төрле яшь төркемнәренә бүлү каралган. Малайларга, кызларга аерым махсус номинацияләр билгеләнгән. Номинацияләр К. Шәриф, Р. Фәхретдинов, Г. Тукай, Г. Баруди, Сөембикә, М. Бубый кебек татар халкы тарихына кереп калган шәхесләрнең исемнәре белән аталган. Олуг шәхесләребезгә хас булган зыялылык, гыйлемлек, динебезне белү, халкыбызны ярату кебек сыйфатларны бүгенге балаларда да тәрбияләү, җиткерү конкурсның төп максаты булып тора.

Бәйге сораулары “Мөслимә” газетасына урнаштырылган. Конкурс 2 апрельдә “Ярдәм” мәчетендә иртәнге сәгать 9.00 дә башлана.

Бәйгегә кагылышлы өстәмә мәгълүматларны  89178533486 телефонына шалтыратып белергә мөмкин. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы