Һәр пәнҗешәмбе Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Тәфсир” буенча дәресләр бирә. Коръәнне тәфсир кылу һәм тәрҗемә итүгә кагылышлы дәресләр ястү намазыннан соң уздырыла. Теләгән һәркем килә һәм дини гыйлем туплый, изге китап белән таныша ала. Шулай ук дәрес темасы буенча мөфтигә сораулар бирергә мөмкин.
Соңгы ике лекциядә Камил хәзрәт “Фатиха” сүрәсен тәфсирләде. Биш вакыт намазларыбызда укыган “Фатиха” сүрәсе хакында Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм “һәртөрле зәһәргә шифадыр” дип боерган сүзләрен мисалга китерде һәм аны укыганда ниләр казанганыбызны ислам тәгълиматында аңлатты.
Адрес: Казан шәһәре, Тукай урамы 40 йорт




