Балтач имамнарын гаилә проблемалары борчый

08 февраль 2016 ел 10:23
Балтач имамнарын гаилә проблемалары борчый

Балтач мөхтәсибәтендә чираттагы имамнар җыелышы булды. Бу юлы дин әһелләре гаиләләрдә аерылышу мәсьәләсе буенча фикер алышты. Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев аерылышуның нинди четрекле икәнлеген, “талак” дигән сүзнең нәтиҗәләрен аңлатып китте.

Имамнар җыелышына Балтач ЗАГС мөдире Зөһрә ханым Әхмәтханова да чакырылган иде. Ул хәзрәтләрне райондагы демографик күрсәткечләр белән таныштырды.

“Гаиләләр ныклыгын саклау, демографик хәлне яхшырту юнәлешендә районда һәрдаим үтемле чаралар уздырылып тора. Аерылышучылар саны да 2014 ел белән чагыштырганда 40 % кимеде. Бу саннар республика күләмендә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе”, - дип сөендерде Зөһрә ханым.

Чара кысаларында сабыйларга дөрес исем кушу  проблемасы да күтәрелде. Матур һәм мәгънәле исемнәр кушкан хәзрәтләргә  бүләкләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы