Бүген Кайбыч районы мөхтәсибәте бинасында район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин һәм Татарстан епархиясенең Турминскийдагы Изге Троицк чиркәве рухание Николай атакайның эшлекле очрашуы үтте. Ике як
милләтара дуслыкны арттыру максатыннан уртак чаралар оештыру хакында сөйләште. Аерым алганда, мәктәп балалары белән әңгәмәләр уздырыру, төрле спорт уеннары һәм яшьләр фестивален үткәрү турында килешенде.




