«Мәүлид Ән-Нәби. Җан белән сөйләшү» тамашасында катнашучылар журналистлар белән аралашты

08 февраль 2016 ел 15:43
«Мәүлид Ән-Нәби. Җан белән сөйләшү» тамашасында катнашучылар журналистлар белән аралашты

«Бу роль миңа - язмыш бүләге», - ди танылган актер Марат Башаров Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә багышланган «Җан белән сөйләшү» театральләштерелгән-музыкаль тамашадагы роле турында. Җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяткан премьера - Казанда.

Россия Мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан театр, музыка, хореография сәнгатьләренә таянып тормышка ашырылган иҗади проект бүген, 8 февральдә Казан тамашачысына Г.Камал театры сәхнәсендә тәкъдим ителә.

Танылган киноактер Марат Башаров бу театраль куелышта төп рольләрнең берсен - үз тормышыннан канәгать булмыйча бөтен гаепне башкаларга тагучы яшь эшкуарны уйный. Аның образында күп кенә замандашларыбызның язмышы чагылыш таба. Икенче төп рольне Мәскәүнең Мемориаль мәчете имам-хатыйбы Шамил хәзрәт Әләүтдинов башкара. Барлыгы өч сәгатьлек программада 40тан артык артист катнаша. Алар арасында Казанның «Без слов» бию театры артистлары, Татарстанның камера хоры солистлары, яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова бар.  

- Бу роль - миңа язмыш бүләге булды. Кешеләргә, мөселманнарга, гомумән, башка дин вәкилләренә дә синең Җирдә яшәвеңнең мәгънәсе турында уйландырырга мөмкинлек бирде. Безнең табышларыбыз, югалтуларыбыз хакында, кешеләр белән, туганнар, әти-әниең, балаларың белән аралашып яшәүнең мөһимлеге, дингә ышанган кешенең асылы турында... - дип фикерләре белән уртаклашты Марат Башаров Г.Камал театрында журналистлар белән очрашуда.

«Мәүлид Ән-Нәби. Җан белән сөйләшү» тамашасының тәүге премьерасы гыйнвар аенда Мәскәүдә узды. «Мин спектакльдән соң шуның кадәр җан рәхәте кичердем. Анда, сәхнәдә, әниемнең җаны да минем янда булуын тойдым. Ул моннан өч ел элек бакыйлыкка күчте, тик бу кичне ул минем янда иде, мин аның җаны белән сөйләштем, бу сөйләшү безнең җаннарга рәхәтлек бирде», - ди Марат Башаров. Мәскәүдәге премьераны карарга Маратның күп кенә дуслары, мөселман булмаган иптәшләре дә килгән.

Шамил хәзрәт Әләүтдинов «Җан белән сөйләшү» проекты дини, милли, мәдәни чикләүләрне белмәвен ассызыклый.

- Мөселман мәдәнияте - ул Җир шарында яшәүче йөзләгән халыкларның мәдәниятен берләштерә. Ләкин, кызганычка, без һаман аерым бер халыкларга йөз тотып, аларның мәдәниятен генә алга сөрә килдек, әйтик, гарәп, төрекләрнекен. Югыйсә, ислам динендә бөтен халыклар да дин тәгълиматларын мөмкин кадәр кешегә аңлаешлы, үтемле итеп җиткерү өчен үз акыл көченә таянырга тиешлеге әйтелә. Россиядә күпчелек гарәп дөньясына юнәлгән, кайвакыт бик сай карашлар хөкем сөрә. Безгә  мөселманнар яшәгән алга киткән илләрнең тәҗрибәсен файдаланырга кирәк. Шулай ук яңа буыннарның казанышы - заманча технологияләрне дә. Дини эчтәлекле театралъләштерелгән-музыкаль әсәр буларак «Җан белән сөйләшү» проекты Россия өчен генә түгел, ә Ауропа, Америка, гарәп дөньясы өчен яңалык булды, - ди Шамил Әләүтдинов.

Хәзрәт әлеге сәхнә әсәре дин тотучылар, дин тотмаучылар, алкоголиклар, наркоманнар, социаль актив кешеләр һәм дөньядагы башка бүленешләрне юк итәр өчен бөтен илләргә һәм халыкларга яхшы үрнәк булып тора. «Төрле кешеләр, төрле дин вәкилләре бәхетле яшәр өчен мөселман кыйммәтләрен файдалана алырлык алтын урталык кирәк», - дип аңлата Шамил Әләүтдинов.

Казаннан соң «Җан белән сөйләшү»не 12 февральдә - Уфа, март аенда Казахстанның Алмата тамашачылары карый алачак.

intertat.ru

Марат Башаров о Мавлиде ан-Наби:

Кадр из шоу "Разговор с душой"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы