Бүген Ютазы мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә Казыйлар шурасының күчмә утырышы булды. Чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, казыят әгъзалары, Азнакай, Ютазы, Баулы, Бөгелмә һәм Ленингорск районнары имамнары, имам-мөхтәсибләре һәм мөгаллимнәре катнашты.
Чара Коръән аятьләрен укудан башланып китте. Баш казый Җәлил хәзрәт сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады һәм казыятнең эшчәнлеге, җыелышның максатлары һәм программасы белән таныштырып үтте. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин дин әһелләрен һәм мөгалимнәрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм казыятнең киләчәктә дә Хәнәфи мәзхәбе буенча эш оештыруда ярдәм итүенә өметен белдерде.
Үзәк мәчеттә район имамнары һәм мөгалимнәр өчен Башкала төбәге баш казые Габдулла хазрат Әдһәмовның һәм Уруссы мәдрәсәсе мөгалиме Әнвәр хәзрәтнең гакыйда һәм фикъһ фәннәре буенча лекция укыды, сорауларга җавап бирде.
Республика казыйларының утырышы исә “Фәнис” мәдрәсәсендә дәвам итте. Биредә көньяк-көнчыгыш төбәге имам-мөхтәсибләре Казыйлар шурасы каршында хисап тотты һәм 2016 елга максатларын барлады.






