Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” дигән театральләштерелгән тамаша Казан тамашачасына тәкъдим ителде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә багышланган мәдәни чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.
Тамаша башланыр алдыннан,мөфти оештыручылар һәм төп геройлар белән очрашып сөйләште. Марат Бәшәров, Ренат Әбәнов, Шамил Әләутдинов хәзрәткә проектның идеясы һәм аны сәхнәләштерү турында тәфсилләп сөйләде. Очрашуда Марат Бәшәровка һәм башка кунакларга Диния нәзарәтенең истәлекле бүләкләре бирелде.
Чара изге Коръән аятьләре, догалар уку белән ачылды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан тамашачаларын сәламләп:
- Мәүлид ае узган булса да безнең йөрәкләребездә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә карата мәхәббәт һәрвакыт булырга тиеш. Кызганыч, бу бәйрәмне тыючылар да бар. Аллаһ Тәгалә “Юныс”сүрәсенең 58 аятендә әйтә: “Ий Мөхәммәд! Кешеләргә Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм аларны Коръән белән гамәл кылырга өндә!”, ягъни Раббыбыз безгә бер рәхмәт җибәрә икән без шатланырга тиеш. Ә рәхмәтләр арасында иң олы һәм зур рәхмәт - Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең килүе һәм без өммәт буларак моңа шатланабыз. Коръәндә “Әнбия” сүрәсенең 107 нче аятендә бу хакта: “(Ий, Мөхәммәд!) без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек”, - дип әйтелә. Хөрмәтле дин кардәшләрем! Аллаһ Тәгалә барыбызга да ныклык һәм сабырлык бирсен. Бу тамашабыз да бәрәкәтле булсын, - дип әйтте мөфти хәзрәтләре.
Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль-хәйрия эшләре департаменты җитәкчесе, Мәскәү шәһәре мөфтие урынбасары Марат хәзрәт Арсланов та сәламләү сүзләрен җиткерде. Ул чараның күптән түгел илебез башкаласында зур уңыш белән куелуын искәртеп, “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” проектының төбәкләр турының нәкъ менә Россия исламының рухи үзәкләреннән берсе булган Казаннан башлануы сөендерә, дип билгеләп үтте. Марат хәзрәт Арсланов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР Президенты Аппаратына, ТР Мәдәният министрлыгына, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры җитәкчелегенә бүгенге чараны оештыруга ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
Театральләштерелгән тамашаның төп герое – тормышыннан канәгать булмаган яшь мөселман эшмәкәре. Барлык уңышсызлыкларының сәбәбен тирә-як мохиттән генә күрергә күнеккән герой рухи эзләнүләр дөньясына кереп китә. 800 якын тамашачы геройның уйланулары аша Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм яшәгән чор һәм кешелек дөньясын элек-электән борчыган күп кенә сорауларга җавап табу күренешләренең шахиты була.
Төп рольләрне танылган актер Марат Бәшәров, дин әһеле һәм “Триллионер” проекты авторы Шамил Әләүтдинов, шагыйрь һәм сценарий авторларының берсе Ренат Әбәнов, Камил Фәхретдинов, Рөстәм Мостафин башкарды.
Куелышта “Сүзләрсез” бию театры артистлары (Казан) һәм Татарстан дәүләт камера хоры солистлары, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Шәрип Умханов һәм 40ка якын башка артист катнашты.
Якын арада “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” тамашасын Уфа һәм Астана тамашачысы карый алачак.



