7 февральдә Менделеевск шәһәрендә мөселманнар арасында хоккей турниры үтте. Ярышта Чаллы, Түбән Кама, Мөслим һәм Әлмәт мөхтәсибәтләре көч сынашты. Казан мөхтәсибәте командачы сайлап алу этабын үтәлмәү сәбәпле, иптәшләрчә уеннарда гына катнашты.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
- 1 урын – Чаллы мөхтәсибәте (Muslims)
- 2 урын – Түбән Кама (хк Мәчет)
- 3 урын – Әлмәт мәдрәсәсе
- 4 урын - Мөслим




