“Зәкят” фондына 11 яшьлек Динар Петровның әнисе мөрәҗәгать итте. Сабый тумыштан ДЦП белән авырый. Динар шуышып йөри, ярдәм белән генә утырып тора ала һәм сирәк булса да аерым сүзләр әйтә. Табиблар әйтүенчә, бала өметсез түгел һәм аны системалы рәвештә дәваларга гына кирәк. Динарның интеллекты сакланган һәм ул бүгенге көндә рефлексотерапия, массаж курслары үтә, логопедлар белән шөгыльләнә.
Балага “Беренче адым” үзәгендә реабилитация курсы узу өчен 76 100 мең сум акча кирәк. Динарның киләчәгенә битараф булмаучылар һәм изгелек эшләргә теләүчеләр 7715 номерына ЗАКЯТ (50 сум алына) сүзен язып үз өлешләрен кертә ала.



