Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Зәкят” хәйрия фонды гакыйка, нәзер һәм башка корбаннарны чалырга теләүчеләр өчен яңа акция игълан итте. Чалыначак сарыкның бәясе 5 меңнән алып 7 мең сумга кадәр.
Бу бәягә корбан чалу, сарыкны эшкәртү һәм “Зәкят” хәйрия фондына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән аз керемле гаиләргә, мохтаҗларга өләшү керә. Теләге булганнар итнең бер өлешен үзенә дә калдырыра ала.
Тел. 89872253322
Гакыйка корбаны бала тугач чалына. Бала тугач, гакыйка корбаны - чалу Мөхәммәд Пәйгамбәрдән (с. г. в.) калган сөннәт гамәл.
Нәзер - Аллаһы Тәгаләгә биргән вәгъдә. Бу шулай ук вәҗиб корбан дип атала. Ягъни кеше корбан чалам дип Аллаһы Тәгаләгә вәгъдә бирә. Нәзер корбанын чалган кеше, аның гаиләсе ашый алмый. Аны мескеннәргә таратырга кирәк.



