Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты белән берлектә мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәрне аттестацияләүне оештырды.
Аттестацияләүнең максаты - дин сабакларын укытучы мөгаллимнәрнең әзерлек дәрәҗәләрен ачыклау. Чара аларны һөнәри яктан үсергә, күнекмәләрен арттырырга һәм уку-укыту эшәчәнлегенең сыйфатын күтәрергә ярдәм итәчәк.
Аттестация башланыр алдыннан мөгаллимнәр каршында РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чыгыш ясадылар, үзләренең нәсихәтләрен җиткерделәр.
Аттестация 16-18 февраль көннәрендә РИИ базасында уздырылачак.



