Ике атна дәвамында Чирмешән лицеенда әхлак дәресләре уздырылды. Аны Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт Ханов алып барды.
Хәбир хәзрәт Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең хәдисләренә һәм риваятьләргә таянып укучыларга киләчәк тормышларын күзаллауның әһәмияте турында, кешеләргә карата ярдәмчел һәм миһербанлы булу хакында сөйләде, дини сорауларга җавап бирде.








