ТР МДНнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Россия мөслимәләр берлеге Казанда беренче мәртәбә “Матурлык мәктәбе” дип аталган түләүсез курслар уздыра. Әлеге курсларда матурлык һәм сәламәтлекне сакларга өйрәтәчәкләр.
Анда түбәндәге темалар каралачак:
битне карау;
тәнне һәм кулларны карау;
декоратив косметика, төсләр сайлау;
ароматерапия;
маскаларны ничек дөрес сайларга.
Курста укучыларга сертификат һәм бүләкләр бирелә.
Беренче дәрес 27 февральдә сәгать 14.00 дә була.
Курсларга язылу өчен телефон: 2034057.



