19 февральдә Казан федераль университеты тарафыннан Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшләүче Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәгендә Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров (Каюм Насыйри) (1825-1902) тарафыннан төзелгән “Мифтах әл-Коръән” кулъязмасын (“Коръәнгә ачкыч”) презентацияләү була.
Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, күренекле галим-энциклопедист Каюм Насыйри кулъязмасын табуны бүгенге заманның чын мәгънәсендә фәнни ачышы дип санарга була. Бу китап – татар галименең дүртеллык киеренке хезмәте нәтиҗәсе. Ул аны 1886 елда төгәлләгән. “Бу иҗтиһадымның иң биек ноктасы” – Каюм Насыйри үзе бу хезмәтен фәндәге иң зур тырышлык җимеше дип бәяләгән. Басма 2 томда тәкъдим ителә: беренчесе – “Каләм Шәриф” – Каюм Насыйри тарафыннан нигез буларак алынган Коръәннең 1861 елгы Казан басмасы факсимилесы, икенчесе “Мифтах әл-Коръән” кулъязмасы факсимелесыннан гыйбарәт.
Презентация 19 февральдә сәгать 10.30 башлана.
Казан, Пушкин урамы, 1/55 (2 кат, 203 аудитория).
"Татар-информ" материалы буенча әзерләнде




