17 февральдә Баулы районы Исергәп авылы мәчетендә район мөхтәсибәте имамнарының чираттагы җыелышы булды. Чарада көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин катнашты. Ул якын арада Уруссудагы “Фәнис” мәдрәсәсе базасында мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәрне аттестацияләү оештырылачагын һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча киләчәктә укытучылар өчен квалификация күтәрү курслары булачагын хәбәр итте.
Җыелыш барышында мөхтәсибәт имамнары үткән елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Район мөхтәсибе Әнвәр хәрәт Хәмитов дин әһелләре каршында яңа бурыч-максатлар куйды һәм мәхәллә мәчетләренә халык күпләп йөрү сәбәпле, аларны куллануда яңа таләпләр булдырырга кирәклеген искәртте.
Чара кысаларында район Акскаллар шурасы әгъзалары һәм аның рәисе сайланды. Бертавыштан имамнар яңа вазыйфага Әсхәт хәзрәт Мәгъзанов сайлап куйды.




